Яңа Шашыда “Дуслык учагы” узды. Һәр мәктәптән ун укучы һәм өч укытучы булган командалар үзара көч сынашты.
Матур бәйрәмгә көне дә кояшлы иде. Җил исеп тору да комачауламады. Киресенчә, тере учакны гына түгел, күңелдәгесен дә катырак ялкынландырды. Ачылу тантанасында мәгариф бүлеге җитәкчесе Илнур Сәләхов һәм ветеран, пионервожатый Резеда Садыйкова командаларны уңай кәефкә рухландырды: күңелле каникуллар, бәйрәмнәр, матур ярыш, ял теләде. Җыенның флагын “Ел лидеры” конкурсының “Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте өмете” номинациясендә җиңгән Олы Әтнә мәктәбе укучысы Камилә Абдуллина күтәрде.
Быел Татарстан пионер оешмасының 90 еллыгы, Россиядә тирә-як мохитне саклау елы, Татарстанда Универсиада елы, “Ашыт” заказнигының 15 еллыгы. “Дуслык учагы” нәкъ менә шушы чараларга багышланды. Җыенда “пионер” сүзен хәрефләргә таратып, алты секция эшләде. Нәтиҗәдә, командалар үзләрен төрле яктан сынадылар. Интеллектуаль уеннарда аларга саллы гына сораулар бирелде: беренче пионер журналы, газетасы, Бөтенсоюз пионер оешмасы, РКСМның икенче Бөтенсоюз конференциясе, Ленин ордены һәм башкалар. Спорт уеннары җитезлек – көчне дә, төгәллек – бердәмлекне дә тикшерде, ныгытты. Ә концерт номерлары укучыларга үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Һәр максатка чара бар, диләр. Куйган максат – җиңүгә ирешү. Моның өчен һәр команда үз уенчысына ярдәм итте, кул чабып, алга таба омтылырга рухландырып торды. Җиңгәне, елмаеп, бер-берсен котлады, җиңелгәне икенче бәйгедә өстен чыгарга көч җыйды. Биредә негатив уйларга вакыт та, сәбәп тә булмады.
Командалар көне буе ярышларда гына катнашканнар, дип уйламагыз. Рәхәтләнеп ял да иттеләр алар. Бергә җыелышып һәр мәктәп иркен болында үз туристлык шәһәрчеген булдырды, палаткасын корды, тирә-ягын бизәде, үз учагын якты, казанын асты, ашарына пешерде.
Укучылар “Дуслык учагы” җыеныннан канәгать калды. Иң күңеллесе ахырдан – учак янына басып бергә җыр җырлау булды. “Ә алдагы елларда программага биредә кунып кайту кертелсен иде. Учакны кич белән яндыру күбрәк мавыктыра бит. Соңыннан дискәтүк тә оештырырга була”, - дип үз теләкләре, фикерләре белән уртаклаштылар алар.
Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде. Бүләкләр тапшырылды. Командалар арасыннан Әтнә мәктәбе укучылары өстен булып чыкты. Икенче урында – Яңа Шашы, өчтә Мәңгәр мәктәбе командалары калды. Көне буе үзара ярышып, көндәшлек хисләре туса да, соңыннан дуслык учагы катнашучыларның барысын да берләштерде, үз тирәсенә җыйды.