“Сәләтлеләр җыены” узды. Биредә бу уку елында олимпиада һәм башка фән конкурсларында катнашып, җиңү яулаган 36 укучыны бүләкләделәр.
Әлеге җыен ел саен бәйрәмчә төстә үткәрелә. Быел да катнашучылар канәгать калды, йөзләреннән елмаю китмәде. Чараны матур җырлар бизәде, өстәлләрдә – сый-хөрмәт. “Сәләтлеләр җыены” укучыларга аралашырга мөмкинлек бирә, ә биредә алган мактау кәгазьләре аларның портфолиоларын тагын да калынайта.
Республикада бихисап күп фән конкурслары үткәрелә. Районыбыздан катнашкан укучылар аларның һәрберсеннән призлы урыннар белән кайталар. Барысын да бу җыенда бүләкләү мөмкин түгел. Шуңа күрә быел, мәгариф министрлыгының имзасы куелган диплом-грамоталы укучылар гына чакырылган. “Җиңү яулаган укучыларның барысы да биредә булса, катнашучылар 100гә тулырлар иде. Быел без араларыннан сайлап кына, укучыларның иң-иңнәрен генә чакырдык. Аларның күп булулары безне бик куандыра“, – диде мәгълүмати-методик үзәк җитәкчесе Гөлшат Закирова. Шуны да әйтергә кирәк, Россия күләмендә уздырылган фән конкурсларында соңгы елда районыбызның данын яклаган укучылар да бар. Моңа кадәр андый үрләрне яулаучылар булмаган. Гөлшат Марс кызы фикеренчә, районыбыз укучыларының белем дәрәҗәсе елдан-ел арта.
“Һәрбер гыйлемгә бер остаз кирәк”, дигән гыйбарә бар. “Сәләтлеләр җыены”нда укучыларга җиңүгә ирешергә булышкан укытучыларны да бүләкләделәр. Алар барлыгы – 32. Бу бик күркәм күренеш. Чөнки укучыны әзерләү, фән нечкәлекләрен өйрәтү, фәнни тикшерүләр алып барырга булышу – барысы да укытучы җилкәсендә.
“Сәләтлеләр җыены” традициягә керде. Аның киләчәге якты булсын. Чөнки, бер яктан, ул укучы һәм укытучыларның күңелен күтәрсә, икенче яктан аларны киләсе елларда да призлы урыннар яуларга рухландыра.
Конкурсларда җиңгән әлеге укучыларга карап күңел сөенде.
“Сәләтлеләр җыены” традициягә керде. Аның киләчәге якты булсын. Чөнки, бер яктан, ул укучы һәм укытучыларның күңелен күтәрсә, икенче яктан аларны киләсе елларда да призлы урыннар яуларга рухландыра.
Конкурсларда җиңгән әлеге укучыларга карап күңел сөенде.