Иске тоелса да, шактый нык

15 мая 2013 г., среда
Мөндешнең ИП “Төхфәтуллин” бригадасы сөтүткәргеч урнаштыра. Анда 300 баш савым сыеры, 300 баш каплату танасы  туплана, – дип, хуҗалык рәисе Әнәс Хәкимов каршы алды.

Җәйге лагерьның карда өлеше генә түгел, “навес” үзе дә юан, тимер баганалардан корылган. Араталар да тимердән. Җәйләүдән кайткан сыерлар туплана торган карда асфальтланган ук. Болар барысы да элеккедән калган мирас. Ул гынамы, “әнә заман”нан калган “УДС-3” маркалы сыер саву җайланмалары да исән-сау. Анысы белән саудыру операторы Рафаэль Мөхәмәтҗанов таныштырды:

– Урыннар 20 булса да, саву аппаратлары 12 генә. Хәер, нибары 4 савым­чы эшләвен күзалласак, монысы да җитәрлек, – ди ул.

Ә бүгенге ремонт эшләре яңа сөтүткәргеч урнаштыру белән бәйле. Анысын мастер Хәтип Нәбиуллин, эретеп ябыштыручы Илнур Җиһаншин, слесарьлар Таһир Сөнгатов һәм Ильяс Галәвиев башкара.

– Моңарчы кышкы торакларны ремонтлау белән генә шөгыльләндек. Беренче тапкыр җәйге лагерьда сөтүткәргеч урнаштырабыз, – ди мастер. Вакуум тавышын томалау өчен тышка махсус торбалар да чыгарып калдырганнар. Җәйге лагерь турында егетләрнең фикерен ишетү кызыклы булды. Алар:

– Иске тоелса да, шактый нык әле бу. Без күргәннәре арасыннан иң яхшысы, – дип саныйлар.

Кардада су тагараклары да, тоз да, салам да булачак. Икенче яктагы кардага салам таратырга уйлыйлар, монда асфальт җәелмәгән. Карданың каплату таналары тәрбияләнә торган өлешендә каплату станы да корганнар.

– Ишекләрне дә яңарттык. Анысын үзе­без башкардык, – дип, терлекчелек буенча механик һәм эретеп ябыштыручы Газинур Әхмәтҗанов сүзгә кушылды.

Аңлавымча, ремонт эшләре шушы көннәрдә төгәлләнә. Һәм терлекләр бирегә җәйге чорда яшәргә күчеп киләчәкләр

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International