Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасына сугыш һәм, тыл ветераннары һәм, гомумән, барлык өлкәннәр өчен җылы очрашу әзерләнде.
Аларны биредә социаль үзәк кызлары каршы алды. Кем әйтмешли, якты чырай – такта чәй. Кайнар коймак, төрле тәм-томнардан авыз иттеләр. “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлсинә ханым Шакирова, әлеге бүлекнең баш хисапчысы Римма ханым Фазылҗанова үзләре дә кунакларны сыйлаучылар арасында иде. Ә аңарчы өлкәннәрнең һәрберсен барлап, һәркайсының өйләренә шалтыратып, чакырып чыкканнар. “Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең күбесе бүгенге көндә каядыр барырлык хәлдә түгел. Шуңа да, пенсия яшендәге берәүне дә читтә калдырмаска булдык”, – ди Гөлсинә ханым. Һәрберсенең күкрәгенә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән георгий ленталары беркеттеләр. Чәй өстәленнән соң хөрмәтле кунакларны тамаша залына чакырдылар. Монда аларны Әтнә мәдәният бүлеге әзерләгән кичә көтә иде. Бәйрәм рухына тәңгәл китереп әзерләнгән җыр-моң бәйрәмен Райлә Галиева белән Рамил Шакиров алып бардылар. Концертны ачып җибәреп, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов өлкәннәргә бары изге теләкләрен генә җиткерде: “Бәйрәмнәр күп. Әмма Бөек Җиңү бәйрәме кебек бар халык бердәм бәйрәм иткәне – бердәнбер. Чөнки сугыш кагылмаган бер гаилә дә юк бездә. Сау-сәламәт булыгыз. Теләгем – киләсе елга Җиңүнең 69 еллыгын да бергә-бергә бәйрәм итәргә язсын иде,” – диде ул. Шул мәлдә залдагыларның “Амин!” дип пышылдаулары колакка чалынды. Район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, Кече Әтнә авылы имамы Хәйдәр Галәвиевнең чыгышлары кичәне дәвам итте. Мингазиз ага өлкәннәргә: “Сез безгә һәрчак кирәк. Арабыздан китмәгез – бергә булыйк!” дип мөрәҗәгать итте. Хәйдәр ага сугышта һәлак булганнарның рухларына багышлап Коръән укыды. Моңлы җырлар, матур биюләр, нәфис сүз күп булды бу бәйрәмдә. Чыгыш ясаучылар арасында ничә еллар буе сәхнә тоткан мәдәният ветераннары да бар иде. Бездә “Җылы сүз – җан азыгы”, диләр. Дөрестән дә, мондый очрашулар өлкәннәребез өчен бик кирәк.