ПРЕЗИДЕНТ В БОЛЬШОЙ АТНЕ

7 мая 2013 г., вторник

“Күз тимәсен монда, аерым футбол газоны кебек”, – дип сокланды Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Әтнә районының чәчүлек җирләрен вертолеттан карап әйләнгәч.

Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов язгы чәчүнең яртысына якынын тәмамлавыбыз турында әйтте. “2-3 көннән, әгәр дә табигать мөмкинлек бирсә, тулысынча тәмамлыйбыз”, – диде.

Районның хуҗалык һәм авыл җирлеге җитәкчеләре белән очрашуда авыл хуҗалыгы продукциясен сату проблемасы да баш калкытты.

  • Агропромпарк аша сатыгыз. Үз сату урыныгызны булдырсагыз – әлбәттә продукциягез югары сыйфатлы булганда – сатып алучылар күп булыр, – диде Президент.

Татарстан хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Марат Готыф улы Әхмәтов та шул фикердә. Агропромпаркның 50 мең квадрат метрлы мәйдан биләве һәм киң мөмкинлекләргә ия булуы хакында әйтте. Ә Президент Әтнәнең Казанга ерак булмавын ассызыклады. Һәм моны тиешенчә кулланырга мөмкин булуын билгеләде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International