Мәктәптә язгы шәфкатьлелек атнасы бара. Укучылар төрле чаралар оештыралар, тәрбия сәгатьләре үтә. Ялгыз әби-бабайларга булышалар. Район үзәгендә узган бәйрәм дә шушы атна кысаларында оештырылды. Укучылар флеш-Моб барышында тирә-яктагыларга “Елмаю бүләк ит!” дип язылган смайликлар бүләк иттеләр. Кулларга “Язгы шәфкатьлелек атнасы” дип язылган тасмалар бәйләделәр. Болар барысы да Бөтенроссия күләмендә уза торган “Яхшылык эшләү атнасы” акциясенә кушылып үтте. Россиядә мондый акцияләр күптәннән уздырыла инде. Республикабызда исә 2003 елдан үтә башлаган. Әтнәбездә – әле беренчесе генә. Укучыларның максатлары – кешеләрнең аз гына булса да күңелләрен күтәрү. “Безнең чыгыш бераз гына булса да сезне тормыш мәшәкатьләреннән оныттырып торса, йөзләрегездә елмаю уятса, без бик шат булыр идек. Безнең белән калыгыз, бергәләп биик, җырлыйк, изге гамәлләр кылыйк. Дөньяны яхшылыкка күмик”, – диелә аларның мөрәҗәгатендә. Дөрестән дә, тирә-якка яңгыраган җанлы музыкадан (инглиз телендә 10 сыйныф укучысы Ильвина Нигъмәтуллина башкарды), биючеләрнең елмаюлы йөзләреннән бу тамашаны караучыларның күңелләре күтәрелде. Кызыклы итеп оештырылган акциядә бәлки кемнәргәдер смайликлар җитми дә калгандыр. Беренче коймак төерле була, диләр. Киләчәктә оештыручылар барысын да исәпкә алыр. Мондый акцияләр яңадан да булыр әле. Ә оештыручыларга кызыклы идеяләр һәм киләчәктә уңышлар.