Полезное рукоделие

23 апреля 2013 г., вторник

Кибетләрдә әйбер булмаган чорда, кызыма да, үземә дә хәйран киемнәр тектем. Шуңа да кул эшләренә өйрәтә торган технология дип йөртелгән дәрескә карашым уңай. Мәктәпләрдә дә, берничәсеннән кала, хәзер дәрестә кул эшенә  өйрәтмиләр. Дәрестә булмаса, түгәрәктә өйрәтәләр икән бит. Менә Бәрәзә урта мәктәбендә дә шундый түгәрәк уңышлы гына эшләп килә. Түгәрәкне Тәскирә  Гайнуллина җитәкли – мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәнен   укыта. Түгәрәк укучылар йортына карый һәм  атнага ике тапкыр уза. Башлангыч сыйныф укучыларын ыргак белән бәйләргә өйрәтә Тәскирә ханым. Араларында ыргакны кулларына беренче тапкыр алганнары да булган. Уку елы башында түгәрәккә йөри башлаган балалар инде остарып беткәннәр. Мин сокланган кул эшләре дә аларның кулы белән бәйләнгән.

Безнең халыкта уңган кешеләргә “Кулларыңнан куан” дип әйтәләр. Дөрестән дә, булдырганнар. Төсле җепләрдән, чуарлап бизәлгән мондый  япмалар һәр өйдә кирәк әйбер. Кул эшен белгән кешегә киләчәктә дә бу шөгыльнең кирәге чыкмый калмас.

Фотога күз салыгыз. Ниндиләре генә юк кул эшләренең. Алар укучылар кулы белән, күңел җы­лысын биреп эшләнгән.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International