27 январь көнне Әтнә спортплощадкасында 2010 елгы һәм аннан да кечерәк балалар киез итек киеп мини-футбол уйнадылар. Бу ярышта Әтнә, Олы Мәнгәр,Бәрәскә,Куңгәр, Түбән Көек,Коморгуҗа,Яңа Шашы,Күлле-Киме башлангыч мәктәп укучылары катнашты.
Киез итекләрдә футбол уйнау бик мавыктыргыч булып чыкты. Әлбәттә,киез итек киеп футбол уйнау гадәти хәл түгел. Алар бу уен төренә бөтенләй туры килми кебек тоела. Тик бу уенның бөтен асылы да.
Каршылыкларны җиңеп, капкага голлар керде, кайчагында штангага эләкте, әмма бу билгеләнгән максатка барырга комачауламады. Командалар җитезлек, тиз реакция, түземлек, тәвәккәллек һәм кыюлык күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын – Олы Мәнгәр (ООШ)
2 урын - Яңа Шашы(ООШ)
3 урын - Күңгәр (СОШ)
4 урын - Бәрәскә (СОШ) командалары яулады. Афәрин!