Капиталь ремонт

27 июня 2012 г., среда

   Хәбәр иткәнебезчә, ремонт эшен Арча МСО оешмасы башкара. Инде газета укучыларыбызга, райондагы берничә төзелешне алып барган оешманың участок мастеры Хәмит Рәхимов белән башлангыч мәктәптә башкарыласы эшләр турында сөйләшәбез. Мәктәпкә килгәч, такталар чикләүче ике егеттән башка эшчеләрне очратмагач, әллә эш тукталганмы дип шикләнә калдык. Әңгәмәдәшем: “Иртәгедән (15 июнь) түбә ремонты  башланып китәчәк. Буялган профнастил булыр дип уйлыйм. Такта эше бетүгә калайлары кайтачак. Кеше кырмыска оясындагыдай мыжылдап торачак әле биредә. Бүгенгә ике егетебез такталар чикли, артык кеше кирәкми дип калганнары башка хезмәткә китте. Шулай ук бер-ике кеше тәрәзәләрне алмаштыра”, – дип ачыклык кертте. Тәрәзәләрне пластикны куялар, аның яртысыннан күбрәге алышынып беткән. “Мәктәпнең тәрәзәләре азрак кечерәйде, бер 40 сантиметрга. Өстән азрак төшерергә, астан күтәртергә туры килде, анысын кирпеч белән өйдек. Пластик тәрәзәләр сыйфатлы, Казаннан кайтты, өч катлы. Гомумән, эшләр өчен материаллар җитәрлек. Кирәкле һәр әйбергә үлчәп, заявкалар бирелде”, – ди Хәмит әфәнде.

 

 Биредә башкарыласы эш күләме турында сорашкач:

 

   Отделка, ягъни бизәү эшләре бик күп булачак. Тәрәзәләре череп беткән, ишекләре дә начар хәлдә. Бер иске ишек, тәрәзә калмаячак. Керү юлының да плитәләре яңадан җәелеп, зур ишекләр куелачак. Моннан тыш, санузелларны яңарту, электриклар хезмәте дә кирәк булырга мөмкин. Бинаның эче, тышкы ягы да буялачак. Бер нәрсә дә ремонтланмый калмаячак, яңартыласы. Иң мөһиме акча күләменә карый инде, – диде.

 

 – Кайчан тәмамланасы турында төгәл вакыты да бардыр инде?

 

 – Яңа уку елы башланганчы ремонт эшен төгәлләрбез дип уйлыйм. Мәктәп бинасында 40-50 кеше эшләячәк әле, менә күрерсез, – диде участок мастеры.

 

 “Капиталь ремонт 2012-2014” программасы нигезендә иң күләмле ремонт эше Олы Әтнә башлангыч мәктәбендә буласы. Ремонт башланган. Тиз арада, сыйфатлы итеп башкарылыр дип ышанасы килә.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International