“Кияүләр” – тамашачы хозурына

23 июня 2012 г., суббота

Театрның директоры Ландыш Фазлыева белән әңгәмәбез нәкъ менә яңа спектакль хакында.

 

 – “Кияүләр” спектакле – музыкаль комедия. Нигә кабат Хәй Вахиткә мөрәҗәгать иттегез, дигән соравыңа шуны әйтәсем килә. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, нинди генә спектакльгә тотынсак та, уйнар өчен артистларыбыз бар. Яңадан коллективка 7 егет һәм 2 кыз кайтты. Болар – Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендәге музыкаль-әзерлек курсларында белем алган егет-кызлар. Спек­­такльнең үзенә килгәндә, төп рольләрдә – Марат белән Зиннур. Спектакль барысы алты кешедән генә торса да, “массовый”га әйләнде. Җырларны, көйләрне Марат Әхмәтшин язды. Вакыйга 70 нче елларда барганга, махсус киемнәр дә тектердек.

 

– Спектакльдә тамашачылар Таһир абый Фәйзрахмановны күрү бәхетенә ирешә алырмы?

 

   “Кияүләр” спектаклендә әби ролен – Финә апа уйнаса, бабай ролендә – Таһир абый. Финә апа инде тамашачыларга “Сөя­сеңме-сөймисеңме” спектакле аша яхшы таныш.

 

– Ландыш, әлеге спектакль белән сезонны ябасызмы инде?

 

 – Әйе, аннары 2 июльдән ялга китәбез. Августтан кабат яңа спектакльгә тотынабыз. Бу юлы Флорид Бүләкевнең “Эх, буй­даклар, буйдаклар” спектаклен әзерлибез. Әлегә кадәр беркайда да уйналмаган. Тагын бер яңалык: безне кабат Мәскәүгә спектакль белән чакыралар.

 

– Коллективка кайткан егет-кызлар кемнәр?

 

 – Фаил, Алсу Түбән Камадан, Фаяз – Кукмарадан, Фәннүр – Мамадыштан, Илназ, Артур, Алинә Казаннан, Рәмис – Биектаудан, Нияз – Югары Осланнан.

 

 Әңгәмәбез ахырында кабат “Кияүләр” спектакленә кайтыйк:  29 июнь көнне –  районга кунаклар килү сәбәпле, спектакль 19 сәгатьтә түгел, 18.00дә башлана, 30 июньдә 19.00дә. Спектакльләргә рәхим итегез, хөрмәтле тамашачылар!     

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International