Түбән Көекнең үткәнен һәм бүгенгесен чагыштырып, үзгәрешләргә сөенеп барып кердек “Уңыш”ның үзәгенә. Юлдан килгән һәркемне өр-яңа төз тораклар, балкып торган социаль үзәк, мәктәпнең теплицалары каршы ала. Кай ягына карасаң да, булам дип тора авыл, киләчәккә барганын машина-трактор паркындагы яңа техникалар да шул хакта “сөйли”. Төзелеше дә бара, элекке хуҗалык идарәсе белән кибетне ремонтларга тотынганнар, торакның да чираттагысында, басу-кырларында да эш кайный.
“Аллага тапшырып быелгы эшләрне дә башлап җибәрдек, нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, барының бәрәкәте булсын, покослар бик калын түгел үзе, юка, тик тамчыдан күл җыела диләр, җыйналыр Ходай кушса”, – диләр механизаторлар. Аларның әйткәнен хуҗалык эшләре белән идарә итүче Дамир Галиәхмәтов тә раслый. ”14 июньдә печәнгә чыктык, “Костер”ның беренче укосыннан 120 тонна печән җыйналды, сыйфаты әйбәт, юкалыгы бар үзе, болын печәне әйбәт буласы, анысын хуҗалыкка бирербез, дип уйлаштык, оештыру эшләрен әле сөйләшеп бетермәдек, мөмкинлек булса чабып, җыйнап бирергә тырышабыз инде, тагын ничек булыр”, – ди ул.
Югары Көек авылы янәшәсендәге 132 гектарлы басуда эш кайный, сенажга чыкканнар. Күпьеллыкның 163 гектарын печәнгә алганнар, 90 гектары орлыкка буласы икән, калганы сенажга булыр дип планлаштыралар. Хуҗалыкның 4 сенаж чокыры бар, өчесе – Түбән Көектә, берсе – Шимбердә. Иң элек Көектәге чокырны тутыра башлаганнар, “К-700” тракторында Фәрит Фәйзиев белән Алмаз Фазлыев чиратлап кайткан массаны таптап торалар. “Ягуар”да Фердинат Газизов ваклаганны “КамАЗ” машиналарында Ленар Хәкимов, Рәшит Шакиров, Наил Исмәгыйлев, “Т-1221”тракторында Ришат Газизуллин, Ленар Фәйзиев, Ильяр Хисмәтов чокырга ташыйлар, ә “МакДон”да Илдус Гәрәев еккан үләнне лайнерда Руслан Хисмәтов әйләндереп киптерә. “Җомга көнне эш башламас өчен, сенажга кичә (14 июнь) сәгать 4тән соң чыктык. Бар да тәртиптә, техникалар эшләп тора, тамак тук, өс бөтен, исән-сау җыеп алырга язсын”, – ди игенче хезмәте белән яхшы таныш Фердинат, ул үзе Әйшияз авылы егете, “Уңыш”та 1996 елдан бирле эшли. Зарланмый. “Берәүгә дә китереп бирмиләр, эшләгәнне рәнжетмиләр, булганына риза”, – дип өстәп куя. Начар түгелдер, яшьләр авылда эшкә калмаслар иде. Калган очракта да күңелләре үсмәс иде. Ришатның тракторына кадәр бизәлеп беткән. Аның кебекләр монда аз түгел.
Көектә йөргәндә күп кешедән “Булганының бәрәкәте булсын”, дигән сүзне ишетергә туры килде. Шулай булсын, җиргә береккән, динне хөрмәтләгән ир-егетләрнең теләге кабул булгандырмы, сакчыллык үзенекен иткәндерме, “Уңыш”ның бүгенге көндә узган елдан калган 6000 тонна силосы, яңа елга җитәрлек печәне, бер елга җитәрлек саламы бар. Шуңа быелгысын өстәп, ир-егетләрнең тырышлыгын кушсак, начар булмас.