Кала тауда – Әләшә бәйрәме

9 июня 2012 г., суббота
8 июнь көнне Әтнә төбәгенең тарихи Кала тавында Әләшә бәйрәме узды. Әлеге бәйрәм үзенең тамырлары белән борынгы тарихыбызга барып тоташа. Җәй башында - сыерчык бала очырган атнаның җомгасында бөтен төбәк халкы бирегә зур җыенга җыела торган булган. Әби-бабаларыбыз мул уңыш, имин тормыш теләп дога кылганнар. Бүгенге көндә Әләшә бәйрәменең елдан-ел күбрәк халыкны үзенә җыюы, район, төбәк массштабларыннан чыгып, республикакүләм төс ала баруын күрү аеруча куанычлы. Быел да бәйрәмгә кунаклар кайдан гына кайтмаган иде!  Җыелган халык Бәрәскә, Күңгәр авылы балаларының моңлы итеп дога укуларын, имамнарның җанга үтәрдәй вәгазьләрен тыңлап кинәнде. "Тукай" һәм "Уңыш" хуҗалыклары әзерләгән корбан ашлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Укылган вәгазьәр, азан, догалар Әләшәгә килүчеләрнең күңеленә илаһи нур булып иңде
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International