Имтиханнар башланды

1 июня 2012 г., пятница

Калтырыйбыз шул, ел дәвамында куркыталар, шуңадыр укучылар үзләре дә БДИны “Безне дәүләт интектерә”, дип озайтып әйтәләр хәзер. Әйтерлеге дә бар! Балаларын имтиханга озаткан әти-әниләр дә ел саен: “Кара инде син моны, нәрсә эшләгән болар, шулкадәр куркытып, полиция белән имтиханга озаталар”, – дип сыкрап калалар. Полициясе белән бергә шәфкать туташы да кереп китә, сыкрарсың да, табиб ярдәме дә кирәк булган очраклар да шактый. Ярый ла ярдәм итеп өлгерә алсаң, менә шул имтихан аркасында моңа кадәр  өзелгән гомерләрне дә искә төшерсәк, “Ходай үзе сакласын!” дип әйтеп куясың шул.

 

 Агымдагы елда районыбызның 72 чыгарылыш – XI сыйныф укучысы – “ЕГЭ”,  ә тугызынчыны тәмамлаучы 167 бала ГИА (дәүләт йомгаклау аттестациясе) тапшыра. Укучылар беренче чирканчыкны алып өлгерделәр инде, унберләр 22 май көнне татар теле һәм әдәбиятыннан сочинение яздылар, ә 28 майда – беренче “ЕГЭ”, сайлап алу юлы белән  информатика, тарих, биологиядән имтихан тапшырдылар. Чираттагы БДИ 31, 4, 7, 13, 16 июнь көннәрендә  булачак. Һәркайсы мәҗбүри бирә торган рус теле – 31 майда, математика 7 июньгә билгеләнгән.

 

 Тугызны тәмамлаучыларга җиңелрәк дип сөенгән идек узган ел, тик быел алар өчен дә куанып булмый, чөнки аларга да имтиханнар тест тәртибендә, нәкъ “ЕГЭ” кебек билгеләнгән. 29 май көнне 167 баланы икегә бүлеп, сары автобуслар белән бер өлешен – Комыргужага, икенче өлешен Күәм урта мәктәпләренә алып килделәр, чөнки нәкъ менә шушы ике мәктәптә узды ГИА. Бөтенесе ничек тиеш, шулай оештырылган. Полиция дә бар, шәфкать туташы да утыра. Күәмдә 7 аудиториядә – 105 бала, Ә Комыргужада 5 аудиториядә 62 укучы математикадан имтихан тапшырды. “ЕГЭ” ны күргән бар, тугызларда яңа тәртип ничек икәнен үз күзем белән күрү өчен укучыларга ияреп, җәмәгать күзәтүчесе буларак, мин дә Күәмгә бардым. Беренче тапкыр булмаса да, 7 аудиториядән калган, печатьләп кәгазь белән ябыштырылган бүлмәләрне күргәч, сәер булып китте, имтиханны үткәрү пункты ачык та, мәктәп ачык. Анысына да 9 сәгать 30 минутта гына керттеләр укучыларны, алдан компьютер билгеләгәнчә бүлмәләргә бүлделәр, Олы Әтнә, Күлле Киме, Түбән Көек, Яңа Шашы, Комыргуҗа мәктәпләреннән килгән укучылар бөтенесе бергә “буталып”, төрле бүлмәләргә “чәчелделәр”. Һәр бүлмәдә ике организатор, берсе дә математика укытучысы түгел, пункт җитәкчесе Күәмдә – Гөлназ Шамил кызы Бадикова, Комыргужада – Гөлназ Мансур кызы Гиндуллина. Пункт операторы Күәмдә – Таһир Госманов, Комыргуҗада – Наилә Фәйзуллина.  Координаторы – Гөлшат Марс кызы Закирова. Имтихан барышын күзәтү өчен ТР Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясенең әйдәп баручы хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Лилия Гыйльметдин кызы Гыйлаҗева кайткан.

 

 Имтихан нәкъ сәгать 10 башланды, “ЕГЭ”дагы кебек печатьләнгән конвертлар ачылды, укучыларга биремнәр өләшенде. 4 сәгать вакыт бирелсә дә, укучылар имтиханны бер сәгать алданрак тәмамладылар, ашыгучылар да булды, күренеп тора, унберләр түгел, әле һәр минутны исәпләмиләр. Төрлесе бар билгеле. Күбесе Казаннан килгән вәкил Лилия Гыйльметдин кызы әйткәнчә, сер бирмәде, “Авыл балалары шул, тәртиплеләр, әти-әниләр дә әйтеп җибәргәндер инде, күчереп, телефоннан файдаланып, үзләрен дә, укытучыларны да борчымыйлар. Һәрберсе уйлап эшли, мин канәгать имтихан барышыннан”, – дип бәяләде Лилия Гыйлаҗева. Имтиханны үткәрүчеләргә эш җитәрлек калса да, сәгате чыккач, без җиңел суладык. “Аллага шөкер, йөрәгем чәнчә дип килгән бер укучыны исәпләмәгәндә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә булмады”, – диде Күәм ФАП мөдире Райлә Төхфәтуллина. Үзе дә ярдәм сорап килгән укучыдан ким дулкынланмаган иде. Укучылар үзләре: “Эшләдек инде, ничектер”, – дип чыктылар. Беренче чирканчык, мәктәпнең койма буенда Иске Өҗем мәктәбе укучысы тарафыннан онытылып калган кроссовкины исәпләмәгәндә (Мәгариф бүлегендә), видео-күзәтүсез,  тыныч үтте. Калганы да шулай булсын.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International