“Диабетка каршы бергәләп көрәшик!”

25 мая 2012 г., пятница

– Техникумда табибларда тикшеренергә теләүчеләрдән иртәнге 7дә үк чират пәйда булды, – ди “БР”нең Әтнә бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәммәтгалиева.

 Бушлай һәм теләгән һәркемне кабул иттеләр. Халык күп килү сәбәпле, Әтнә үзәк больницасыннан да шәфкать туташлары менгән иде. 350дән артык кешене кабул иттеләр биредә.

 Төп бурычлары шикәр авырулыларны ачыклап тикшерү булса да, берәүне дә кире бормадылар. Теләгән һәркем табибта тикшеренде. Ә шикәр авыруы ачык­ланучыларга РКБга юллама бирделәр. Фотога төшереп йөргән җирдән, мине һәм шоферыбызны да чакырып, тикшерделәр. Канны глюкометр белән алдылар, шоферыбыз әйтмешли: “Сизелмәде дә, кызык та булмады”. Аның каравы, канда шикәр составы нормаль икәнен белгәч, күңелле дә булды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре, “Табибларга рәхмәт белдерегез әле”, дип тә сорадылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International