Районара семинарда ниләр хакында фикер алышынды?

4 мая 2012 г., пятница

Зур адымнар белән яшәеш алга бара. Заман технологияләренең үсеше башка тармакларга да йогынты ясый. Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә һәрдаим тәҗрибәләр үткәрелеп тора, шулай ук үзгәрешләр балалар бакчаларын да читләтеп узмый. Булып узган семинарда да бу ачык чагылды. Үзебезнең район балалар бакчалары тәрбиячеләреннән тыш, семинарга Арча районы һәм күрше Мари Иле республикасыннан да килгәннәр иде. Кунаклар беренче кечкенәләр (2) төркеменең “Чуар тавык” әкиятендә кунакта, икенче кечкенәләр (2) төркеменең “Әтәч һәм аның гаиләсе”, беренче кечкенәләр (3) төркем балаларының “Яңгыр һәм кояшка эндәшләр”, уртанчы төркемнең “В гостях у Зайчика” дигән темаларга оештырылган эшчәнлекләрен карадылар. Балаларга гына түгел, тәрбияче апаларга да имтихан тотарга туры килде. Һәр чыгышны кунаклар да, башка тәрбиячеләр дә кызыксынып карадылар. Бигрәк тә Мари Иленнән килгән тәрбиячеләрнең тәэсирләре зур иде. “Балалар бик активлар. Тәрбияче апаларының һәр сүзен, һәр хәрәкәтен диккать белән тыңлап, карап, отып калырга тырышалар. Балалар белән үткәргән дәресләр бик ошады. Бигрәк тә балалар белән эшләгән логопед эшчәнлеген кызыксынып карадык”, – дип бәя бирделәр.

 

 Быелның февраль аеннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алган иде. “Кояшкай” балалар бакчасында әлеге программа нигезендә балаларга ана теле белән берлектә рус телен өйрәтү укыту-методик комплекты буенча алып барыла. “В гостях  у Зайчика” дигән темага оештырылган эшчәнлектә дә нәкъ менә яңалыклар чагылды. Шулай ук яңа китаплар да кайткан, балалар бакчасы методик материал белән дә җиһазландырылган. Балалар бакчасында тагын бер уңай юнәлеш – биредә сөйләм теле авыррак булган балалар белән эшләүче (районда бердәнбер) логопедның булуы. Ул да күпләрдә кызыксыну уятты.

 

 Семинарда тәрбиячеләрнең әти-әниләр белән эшләүнең яңа алымнары да күрсәтелде: кызыклы, мавыктыргыч та иде. Башкаларга күрсәтерлек тә, өйрәтерлек тә булды семинар. Оештыручыларның максаты да шул иде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International