23-24 март көннәрендә “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваленең зона туры Әтнәдә узды. Әлеге грандиоз чарада сәхнә хуҗаларыннан тыш, Мамадыш, Балтач, Арча, Биектау, Теләче, Саба районнарыннан яшь талантлар катнашты. Чыгышларны Зилә Сөнгатуллина рәислегендә мөхтәрәм жюри бәяләде. Конкурс 24 март кичендә күз явын алырлык гала-концерт белән төгәлләнде. Ә жюри тарафыннан югары бәягә лаек булган чыгышлар Казанда узачак Суперфиналга юллама алды.