Ел укытучысы–2012

1 марта 2012 г., четверг

11 укытучы арасыннан тиешле биремнәрне җиренә җиткереп үтәгән җидесе – О. Әтнә мәктәбенең химия укытучысы Бариева Ләйсирә, Күңгәрдән башлангыч сыйныф укытучысы Фатыйхова Фәридә, К. Кимедән рус теле, әдәбиятчы Сабирова Саимә, Бәрәскәдән татар теле, әдәбиятчы Шәрәфиева Гөлбану, Бәрәзәдән тарихчы Нигъмәтуллин Илдус, О. Мәңгәрдән рус теле, әдәбиятчы Зарипова Айсылу, И. Өҗемнән биология белгече Хисмәтуллин Рәшит  катнашты. “...Әгәр укытучы эшен һәм балаларны бербөтен итеп ярата икән, ул – чын укытучы”, дигән Толстой. Сайлап алынган 7 укытучы да  шундыйлар. Соңгы елларда мәгариф системасы кичергән үзгәрешләрне санарга  кул бармаклары гына җитми, бар аларның уңышлылары, бар кабул итеп булмаганнары.., боларга өстәп, тиз арада яңа технологияләр кулланып эшли башлауларын да исәпләсәк, шаклар катасың, олы яшьтәгеләре дә сер бирми. Әлеге бәйге дә укытучыларыбызның замана белән бергә атлый алуларын, яңа стандартлар кулланып эшли белүләрен күрсәтте. Билгеле бар да шома гына түгел, ике көн дәвамында узган сынаулар – алдан билгеләнгән 6 тема арасыннан, алары да узган елгы, укучылар сайлап алганына тәрбия сәгате үткәрү, методик бирем, үз фәнең буенча дәрес бирү, укыту  өлкәсендәге яңа проектлар хакында түгәрәк өстәл артында сөйләшү – соңгысын жюри әгъзалары ММҮ директоры Гөлшат Закирова, әйдәп баручы белгечләр Алсу Хөснетдинова, Лилия Габидуллина, Райлә Фәхретдиновадан тыш мәгариф бүлеге җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов  үзе алып барды.

 Җомга көн узган бәйгедән соң, 7 укытучы арасыннан сайланган дүрте – Саимә Әхәт кызы, Рәшит Мәхмүт улы, Ләйсирә Мөнир кызы, Фәридә Харис кызы финалга үтеп, шимбә көнне О. Әтнә мәктәбе укучыларына дәрес бирделәр. Җиңүчене беләсегез киләдер, мин үзем катнашучыларны күрүгә үк, ТРның атказанган укытучысы... Саймә апа Сабирова җиңмәсә, гаҗәп булыр, дип әйтеп куйган идем. Быелгы бәйгенең җиңүчесе дә ул, – 39 ел мәгариф өлкәсендә көч куючы. II урында – Рәшит Хисмәтуллин, үлчәү тәлинкәсенә үз ише “салынган” булса, ул һичшиксез, зур өстенлек белән I урында булачак иде. Көчләр тигез булганга, III һәм IV урынына ике III урын билгеләде жюри, ияләре – Ләйсирә Бариева, Фәридә Фатыйхова. Бүләкләрне Айрат Фәнил улы тапшырды.  Укучыларның белем дәрәҗәсе югары! Урыны-урыны белән укытучыларны да дөресләп җибәрүләрен берничек тә инкарь итеп булмый, катнашучылар үзләре дә аларга рәхмәт әйттеләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International