Хоккей уенын яратмаучылар сирәктер. Элегрәк зәңгәр экраннар аша гына тамаша кылсак, инде хәзер үзебезнең район боз мәйданчыкларында да һәрдаим хоккей ярышлары булып тора. Хоккей җене кагылучылар бозда алка артыннан чапса, фанатлар, көннең нинди булуына карамастан, хоккейчыларга көч-куәт бирергә боз мәйданчыгына чыга. Узган ял көннәрендә “Район башлыгы” призына узган хоккей ярышында да җанатарлар да, хоккей уены белән “агуланучылар” да бар иде. Бу көнне районның көчле саналган хоккей командалары иң дәрәҗәле, иң мактаулы турнирда көч сынаштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов та бәйгенең башыннан ахырына кадәр тамаша кылды.
Кагыйдәләр нигезендә катнашучы командалар ике төркемгә бүленеп, Бәрәскә һәм Олы Әтнә авылларындагы боз мәйданчыкларында көч сынаштылар.
Беренче төркемдә – Бәрәскә бозында мәйдан хуҗаларыннан тыш, Күәм һәм Мәңгәр хоккейчылары, икенче төркемдә – техникум каршындагы шугалакта Әтнә командасы белән бергә, Шашы, Күңгәр хоккейчылары ярышты.
Уеннар үзләренең кискенлеге белән аерылып торды. Моны исәпләр дә раслый: һәрберсендә, күп булса ике, өч шайба аермасы чагылды. Әллә турнирның дәрәҗәсе басым ясады, әллә уенчыларның осталыгы шул дәрәҗәгә җитеп килә – әлеге ярышта бар да бик тырыштылар, матур уен күрсәттеләр.
Бәрәскә бозында ярышкан өч команда түбәндәгечә урнашты: ярымфиналга Күәм командасы – беренче, Бәрәскә икенче урыннан чыкты. Олы Әтнә бозында уйнаучылардан беренче урынны – Әтнә, икенче урынны Шашы командалары яулап, шулай ук ярымфиналга уздылар.
Ярымфинал уеннары да шактый “кайнар” булып истә калды. Үлчәү тәлинкәсендәге кебек, исәп әле бер якка, әле икенче якка авышты. Башта бер команда алга чыкса, икенчесе исәпне тигезләп, алга ыргылды. Ахыр чиктә, район башлыгы кубогы финалында ярымфиналларда җиңү яулаган Әтнә һәм Шашы командалары уйнарга тиеш булды. Ә Бәрәскә белән Күәм кабат очраштылар – бу юлы өченче урын өчен. Кискен, кызыклы, мавыктыргыч уенда Бәрәскә командасы көчлерәк булып чыкты һәм өченче урын яулады.
Әтнә – Шашы финалы да бик кискен барды. Ахыр чиктә Әтнә командасына бәхет елмайды һәм уенның җиңүчесе булып, зур күчмә кубокка лаек булды.