“Олимпиадага алып барасы җиһазны елына һәм актуальлегенә карап ясыйбыз”, – ди Күшәр мәктәбенең технология укытучысы Фаил Әскаров. “Иң мөһиме – аның көн кадагында торуы”, – дип саный. Берничә ел элек, “Гаилә елы” уңаеннан, пульт белән идарә ителешле балалар коляскасы ясаганнар. Бала көйсезләнсә, кнопкага басасың һәм коляска тирбәлә башлый, бишек җырын да башкара... Күбрәк, авылда яшәүчене күз алдында тотып ясалган бугай. Күз алдына китерегез – әни кешенең ашарга пешергән, кер үтүкләгән яки оекбаш-носки бәйләгән вакыты ди. Бала көйсезләнә башласа – анага камырлы кулын юарга, яисә, кадала күрмәсеннәр дип энәләрне каядыр куярга кирәк. Ә бу очракта кнопкага чиста бармагыңны, бер дә булмаса борын очыңны тидерү дә җитә... Баланың асты юешләнү мөмкинлеген дә күз алдында тотканнар – коляска махсус сигнал бирә. Ә быел Бөтенроссия олимпиадасының район турына, “Бәләкәч” программасына туры китереп, өстәл-карават ясап алып барганнар. Дәрес хәзерләр өчен бер дигән өстәл, әгәр җәеп куйсаң караватка әйләнә. Элекке уңышлары да онытылмаслык. Әле 2004нче елны ук укучысы Айзат Җәлилов белән бергә сөт майлылыгын үлчи торган прибор ясап, республикада II урын алганнар иде. Әлеге прибор күпләп җитештерелә дә башлаган. Быелгы уңышлары да искитәрлек: Бөтенроссия олимпиадасының район турында җиңеп чыккан өстәл-карават гади күренер дип, төбәк турына алдагы елны ясаган мини-остаханәне камилләштереп алып барганнар. Мини-остаханә I урынга лаек булган. “IX сыйныф укучысы Алмаз Сәфәров белән бергә эшләдек. Киләчәктә инженер-конструктор булачак ул”, – дип, укучысын мактый остаз. Мини-остаханәне ярты квадрат метр мәйдан алып торучы аяклы чемодан дияргә мөмкин. Авышлыгын көйләп, өстендә сызым сызарга, рәсем ясарга, дәрес хәзерләргә була. Тартма эчендә розеткалар – төрле дәрәҗәдәге көчәнешле тукландыру чыганаклары тезелгән. Кирәк булуга карап 220, 24, 12 һәм 5 вольтлы ток алып була. Сырлап бизәк төшерү җайланмасы 24 В белән эшли, яндырып бизәк төшерүнеке 12 В ток куллана. Төрле схемалар белән эшләгәндә 5 В кына кулланырга мөмкин. Паяльник белән эшләгәндә һәм яндырганда чыккан зарарлы төтенне форточка аша урамга кудырырга була, вентиляторы да бар. Үлчәүләр, амперметр, вольтметр да урнаштырганнар. Чемоданның астагы уң як тартмасында махсус двигателе бар – тишү, шомарту, кайрау, хәтта чүлмәк ясау җайланмаларын борып куеп була. Әйләнешен аяк белән көйләргә мөмкин. Сул як тартмада тимерче сандалы урнашкан – калай, вак тимер җиһазлар ясарга була. Караңгы булса, диодлы фонарь кабызырга мөмкин. Боларның берсе дә энергияне күп тотмый. Мини-остаханәнең үзен генә электрга ялгарга кирәк. “Иң мөһиме – арзан, чыгымлы түгел. Бар да гамәлдән чыккан прибор, җиһаз, конструкцион материаллар кулланып ясалды”, – ди Фаил Мәлик улы. “Укучым компьютерны бик яхшы белә, иҗади проектны ул башкара”, – дип тә өсти. Олимпиаданың республика турында “Минем мини-остаханә”нең проектны яклау, ягъни, теория өлешендә 50 мөмкинлектән 50 балл, практик өлешендә 40 мөмкинлектән 40 балл туплый. Гомумән мөмкин булган 125 баллның 118ен җыя. “Көрәш кискен, көндәшлек зур иде”, – ди укучы. “Рус телендә сөйләде, 5 кешелек, профессор, докторлардан торган жюри алдында чыгыш ясады”, – ди остазы. Барысы да ошатканнар. “Ни өчен мини-остаханә?” дип уйлаучылар бардыр. “Чөнки яшьләр өчен технология өлкәсе аеруча якын. Хәзер эшче профессияләргә игътибар итү кирәк. Ә авыл мәктәпләрендә аларны әзерләү мөмкинлеге чикле. Бу уңайдан, шушындый әллә ни зур чыгымсыз мини-остаханә зур мөмкинлек бирәчәк. Мәктәп киңәше белән теорияне практикада ныгыту максатыннан, уку-эш урыны ясарга булдык”, – диделәр.