“Йолдызлар яңгыры”

4 февраля 2012 г., суббота

“Район сәхнәләрендә чыгыш ясаганчы, балалар азрак чирканчык алсын өчен иң беренче бәйгене үзебездә  – Кышлау мәдәният йортында үткәрәбез. Бу бәйге икенче елын уза. Тагын бер яңалык, быел бәйгегә Күшәр, Күңгәр, Кышлау, Иске Өҗем, Кызыл Утар, Чембулат авылларыннан да балалар килде”, – дип ачыклык кертте Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова.

 

 Дөрестән дә, узган ел Кышлау авылы балалары арасында гына “Йолдызлар яңгыры” бәйгесе узган иде. Быел чикне тагын да киңәйтергә булганнар. Күрше-тирә авыллардан да килү мөмкинлеген булдырганнар. Җиңсә-җиңмәсә балаларга узара очрашып, бер-берсе белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек.

 

 ...Бәйгедә катнашырга дәгъва белдергән 23 бала, жюри әгъзалары һәм тамашачы каршында “имтихан” тотты. Биредә сәхнәгә чыгып азрак чаларган, шулай ук беренче генә тамашачы каршына чыгучылар да бар иде. Һәр бала көченнән килгәнчә әзерләнгән бәйгегә. Матур күлмәк, тамашачы күңеленә үтеп керерлек чыгыш.

 

 Шуңа да бәйгегә нәтиҗә ясаганда, жюри әгъзалары һәр чыгышка бәя бирергә тырыштылар.

 

 “Вокал-соло” номинациясендә I дәрәҗә лауреат – Язилә Һидиятуллина (Кышлау), II дәрәҗә лауреат – Ләйсирә Сабирова (Күшәр), III дәрәҗә лауреат булып Илзирә Гарипова (Күшәр) лаек дип табылдылар. Әлеге номинациядә дипломантлар Айнур Хәйруллин (Кызыл Утар) һәм Фәнзия Хәсәнова (Кышлау). “Хореография” номинациясендә I дәрәҗә лауреат Сәйдәш Сабирҗанов (Иске Җогып), II дәрәҗә лауреатлар – Айгөл Филатова, Гөлназ Галиева (Күңгәр), III дәрәҗә лауреат – Диләрә Сибгатуллина (Күңгәр). Әлеге номинациядә коллективлар арасында дипломантлар булып Иске Өҗем урта мәктәбе һәм Кышлау башлангыч мәктәпләре танылдылар.  Конферанс номинациясендә I дәрәҗә лауреат Айгөл Каюмова (Чембулат), дипломантлар Зилә Закирова (Кышлау), Дәниф Хәкимов (Кышлау). “Нәфис сүз” номинациясендә дипломант Ислам Җиһаншин (Кышлау).  Ә гран-при Кышлау балалар бакчасының  “Сәйлән” бию коллективына бирелде.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International