Шуңа күрә дә Мәскәүдә яшәп, башкалада татар җырчылары концертларын, татар театрлары гастрольләрен оештырып йөрүче якташыбыз Наилә ханым (ул әле Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Таһир Фәйзрахмановның туганы да булып чыкты) театрыбызны “Сөясеңме-сөймисеңме” спектакле белән Мәскәүгә чакыргач, шатлану катыш борчуга төштек: юлга акча ничек юнәтәсе, Мәскәүдә торуга ничек җиткерәсе, билетлар сатылырмы, кеше килерме, килсә, ничек карар, караса, нәрсә әйтер – “Беренче театр”дагы Хәбибрахманнар диярсең, валлаһи! Кызыктыра да – Мәскәү бит! Әтнә артистлары Кызыл мәйданга соңгы тапкыр аяк басканга кырык ел була язган...