“Наз” хәйрия фонды эшчәнлеге белән таныш булмаучылар сирәктер: 2005 елдан бирле безнең районның “Изгелек” социаль үзәге белән уртак хезмәттәшлектә алар. Әле күптән түгел генә Казан шәһәренең “Офицерлар йорты”нда социаль үзәктә патронажда торучы 15 бала “Наз” оештырган “Чыршы бәйрәме”ндә катнашып кайтты. Җәен дә безнең балаларны туплап теплоходта сәяхәткә чыгалар, яисә, зоопаркка алып баралар. Кыскасы, балаларны күңелле ял иттерү өчен барысын да эшләргә тырышалар.
Шушы оешма, аның җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова безнең “Изгелек” белән бергә, 11 гыйнвар көнне мәдәният һәм спорт үзәгендә бәйрәм тамашасы оештырдылар. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов, мәгариф бүлеге мөдире Айрат Каюмов, социаль үзәк җитәкчесе Гөлсинә Шакирова һәм әлеге оешма хезмәткәрләре катнашты.
Бәйрәмгә аз керемле, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче 10 яшькә кадәрге 12 бала килгән иде. Әти-әниләре, әбиләре озатуында, билгеле. Оештыручыларның максаты изге – мохтаҗ балаларның бер генә көнен булса да мавыктыргыч итү. Хәер, дәүләтнең социаль хезмәтләре исән-сау эшләп торса, балаларның да күңелле бәйрәмнәре күп булыр әле. Әлеге чарага әйләнеп кайтсак, аның башлангычы – балаларның Кыш Бабайга язган хатларына барып тоташа икән. Кыш Бабай белән Кар Кызы алар сораган бүләкләрне төяп тә килгәннәр: йомшак уенчык, чаңгы, хоккей таягы, курчак, хәтта курткага кадәр бар. Үзе теләгән бүләкне кулына алган баланың халәтен күз алдына китергәнсездер: авыз ерык, күз ялтырый, ә куллары берөзлексез бүләкне әйләндерә. Балаларга шатлык бүләк итүегез – иң зур изгелек. Изге юлда йөрүченең эше гел уң була, диләр. Шулай булсын.