Новости спорта

12 февраля 2018 г., понедельник

Олы Әтнә хоккей мәйданчыгы җанатарларның күплеге белән үзенә җәлеп итте. Гаҗәп тә түгел, чөнки   хоккей уеннарының хәлиткеч көне - финал уеннарын карадык.

  Нәкъ менә бүген әлегә кадәр барган   Әтнә хоккей лигасының  уеннарына нәтиҗә ясалды. Шунлыктан һәр команда уены оешканлыгы, бер-берләрен аңлап уйнаулары белән күңелне җәлеп итте. Карап торучы җанатарлар да көннең суыклыгын сизмәде...  

- Лига барышында  барлыгы 20  уен уйналды, бар команда әзерлек белән катнашты, активлыгы белән аерылып торды. Ярышларга Гәрәев Фаил, Сираҗиев Камил, Гайфуллин Зөфәр, Диас Мөхәммәтҗанов судьялык итте. Хоккейчыларның елдан-ел оста уен күрсәтүләренә күңел сөенә. Авыллардагы хоккей мәйданчыкларын  чистартып карап  торган кешеләргә исә  аерым рәхмәт әйтәсем килә  ...- дип бәяләп, фикерләре белән уртаклашты  Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев. 

Кубок тапшырганда да катнашкан һәр командага рәхмәтен белдерде җитәкче.

Нәтиҗәдә җиңүчеләр: 1 урында - Яңа Шашы командасы, 2 урында - Бәрәскә командасы, 3 урында - Күәм командасы, 4 урында - Әтнә командасы, 5 урында -  Олы Мәңгәр командасы. Котлыйбыз. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International