ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнәгә килде

17 ноября 2011 г., четверг

“Әтнә халкы элек-электән үз көченә таянып эшли, яши. Халык белә – биредә тиз генә нефть тә тапмаячаклар, зур промышленность үзәге дә юк. Шуңа да Әтнәгә килгән саен биредә эшләнгән хезмәтләрне күреп шатланам. Сезнең җирегез бар. Аның кадерен белеп, эшли беләсез. Авыл хуҗалыгы продукциясен дә башкаларга караганда күбрәк җитештерәсез”, – диде.

Фәрит Мөхәммәтшин иң элек Олы Әтнә авылы үзәгендә яңа төзелеп кил­гән спорт комплекс нигезенә киләчәк буынга мөрәҗәгать салынган капсула салды. “Һәркем өчен бик кирәкле бина”, – диде ул. Аннары Дәүләт Советы рәисе “Бәләкәч” республика программасы тарафыннан сафка баскан “Кояшкай” балалар бакчасына керде. Биредәге уңайлыкларга сокланды, үзен кы­зыксындырган сорауларны бирде. Ә безнең ба­лаларыбыз ку­наклар­­ны матур итеп ши­гырь сөйләүләре, җырлары бе­лән таң калдырды. “Рәхмәт, балалар, тәбрик итәм сезне. Бакчагыз бик матур булган, бәхетле, тәү­фыйк­лы булыгыз”, – дип теләкләрен җит­керде.

Иң соңыннан ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин мәдәният һәм спорт үзәгендә район активы белән очраш­ты. Үзенең чыгышында ул бүгенге көндә мөһим санал­ган мәсьәләләргә, сәламәтлек һәм мәгариф өлкәсендә күпләрне борчыган сорау­ларга тукталды. “Әтнә – саф татар районы, татар халкының көзгесе. Биредә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, матур традицияләре – моны сакларга кирәк”, – диде. Шулай ук ул татар телен мәктәптә генә өйрәтү мөмкин түгел, “Иң мөһиме татарча сөйләшүне гаи­ләгә юнәлтергә”, – диде. Дөрестән дә, бала әти-әнисе белән матур итеп, саф татарча сөйләшсә, һичшиксез туган телен онытмаячак. Моннан тыш ул, балаларның рус теле һәм башка чит телне белүе дә мөһим, чөнки бу хәзерге заманда конкурентлык итү, үз юлыңны табу өчен кирәк дигән фикерне дә белдерде.

Дәүләт Советы рәисе бу юлы да буш кул белән кил­мәгән, матур тради­ция­не дәвам итеп: “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Шәриповка һәм Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Марат Хәкимуллинга фидакарь, тырыш хезмәтләре өчен “Рәхмәт хаты” тапшырды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International