Первенство по волейболу

30 января 2018 г., вторник

28 гыйнвар көнне, Арча районының  Яңа Кенәр авылы мәктәбенең спорт залында әлеге  мәктәп укучысы Венер Шакирҗанов хөрмәтенә 2003-2004 елгы яшүсмерләрдән торган  җыелма командалар арасында  волейбол  ярышлары  узды. Турнирда Арча районынын көчле биш командасы, һәм  Әтнәнең  ике командасы, Кукмара районы командасы, Кенәр мәктәбенең кызлар командасы  катнашты.  Бәйге яшүсмерләр арасында өченче ел рәттән үткәрелә.

100 кеше катнашкан әлеге бәйгедән  Әтнәнең 2003-2004 нче елгы егетләреннән торган командасы, тренеры – Илдар Әхмәтов, 1 урын яулап, кубок белән кайтты. Бу команданың  чираттагы уңышы,  алар ике тапкыр  Татарстан республикасы бәйгеләреннән дә призлы урыннар белән кайткан иде. Ә икенче команда (тренеры – Альфред Ваһапов) – 4 урында. Шулай ук иң яхшы уенчылар да билгеләнеп, аларга диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Алар арасында безнең Азат Фазуллин белән Динар Вәлиев тә бар. 

“Егетләребез, сөбханалла, матур уен күрсәттеләр, волейбол бергәлекне, бер-береңне аңлап уйнау осталыгын таләп итә, безнең уенчылар әнә шулай уйнады, без бик канәгать командалар уеныннан”, - ди спорт мәктәбе директоры  Ирек Мөхәммәтшин. Котлыйбыз, егетләр, уңышларыгыз артып торсын.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International