– Күргәннәрдән канәгать калсак та, тынычланырга ярамый. Кимчелекләр турында әйтелде, төзәтергә кирәк. Язгы уңышларның башы бу кимчелекләрне уңайга үзгәртүебезгә бәйле, – диде соңыннан район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов.
Ни өчен тикшерүнең ахырыннан башлады дип гаҗәпләнә күрмәгез, иң мөһим нәтиҗәләр ахырдан ясала һәм иң кирәк карарлар соңыннан кабул ителә. Ә тикшерүгә килсәк, Марсель Нәҗип улы:
“Башка еллар белән чагыштырсак, алга китеш бар”, – дип билгеләде. Ә бит аның бу сүзләреннән түбәндәге нәтиҗәне ясарга була – еллар узу белән машина-агрегатлар табигый рәвештә искерсә дә, аларны саклау, яңарту һәм ремонтлау яхшыра бара. Хуҗалыкларның инженерлык-механикалаштыру өлкәсен авыл хуҗалыгы идарәсендә механикалаштыру буенча консультант вазифасын башкаручы Фидаил Сөнгатов, “Гостехнадзор” инспекциясе начальнигы Рафил Сабиров та тикшерде.
– “Тукай” һәм “Күңгәр” хуҗалыкларында аеруча күп эш башкарылган, – диләр алар. Бу очракта нәкъ шушы 2 хуҗалыкның ныклы ремонт базасы булуны әйтеп үтәргә кирәк. Беренчесенең техника, агрегат, авыл хуҗалыгы машиналары “Сельхозтехника” базасында тупланса, соңгысының үз ремонт цехы бар. Аннан соң, комиссия әгъзаларының: ”Алдагы елларны “Тукай” хуҗалыгы авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга куюны һәм ремонт эшләрен үз көче, белгечләре тырышлыгы белән башкарса, тагын да яхшырак булачак. Ә бу юлы хуҗалыкка күпмедер дәрәҗәдә ташлама ясап, I урын бирдек, – диюләренә дә әллә ни фәлсәфи аңлатма бирәсе юк. “Күңгәр” II урын алды.
Аерым телгә алсак, “Ленин”ның әзерлеге яхшы. Биредә авыл хуҗалыгы машиналары ремонты бетү алдында. 500 тырманың 350се инде бүген үк әзер. Тракторлар ремонтына тотынганнар. Кимчелекләр дә бар. Кайбер хуҗалыкларда агрегатлар тиешенчә чистартылмаган, тырма ремонты әйбәт барса да, кайберсенең сыйфаты начар дип табылды, димәк, кабат карап чыгарга кирәк булачак.
Марсель Шәмсетдинов әйтүенчә, игътибарның бер тармагы ГСМ (ягулык-майлау материаллары) территорияләренә юнәлтелергә тиеш.
– “Обваловка” һәм яшен тоткычлар булу – мәҗбүри әйбер, – ди ул. Боларның барлык хуҗалыкларда да булуын күргәч, шагыйрь әйтмешли, бер горурлык хисе яна башлады.