Бәйрәмдә Әтнә районы делегациясе дә катнашты. Коры сүзләр тоелмасын өчен башта ук әйтеп узыйк: авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм сату өлкәсендә иң яхшылар арасында безнең район да бар иде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Тантанага республиканың иң яхшы терлекчеләре һәм механизаторлары чакырылган.
Татарстан Президенты: “Алдагы ел – сынаулар елы булды. Сезнең ярдәм белән агросәнәгать комплексын саклап кала алдык һәм агымдагы елны уңышлар елы дип атарга була”, – диде. Татарстанның авыл хуҗалыгы башка төбәкләрнекеннән терлекчелектәге югары потенциалны саклап калуы белән аерыла. Ә безнең район продукция алуны да арттыра бара.
Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, “Уңыш” бәйрәмен Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан билгеләү күңелле традициягә әйләнеп бара. Быел сәбәбе дә җитди – республикада 5 млн. тоннадан артык икмәк җыеп алынды. Исегездәдер, Әтнә районы урып-җыюны тәмамлау турында Илбашы алдында беренчеләрдән булып хисап тотты.
Баскет-Холлда зур уңышларга ирешкән “Күшәр” хуҗалыгы җитәкчесе Рүзәл Хәйруллин, “Зәб сукасы һәм көзге чәчү” номинациясендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән “Шахтер” хуҗалыгы механизаторы Ренат Сибгатуллинны сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин, “Ташчишмә”дән савымчы Фирдания Һадиева, “Ленин”ның баш бухгалтеры Фәридә Гарипова һәм шушы ук хуҗалык энергетигы Рәүф Вафин да аерым бүләкләргә лаек булдылар.
Соңыннан республиканың иҗат коллективлары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертын карадылар.