Уборка урожая.

7 сентября 2017 г., четверг

Районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, 7 сентябрьгә урып–җыю тиешле мәйданнарга карата 84 процентка уздырылды.

“Ленин” һәм “Күңгәр”дә ул тулысынча тәмамланды. Иң күп уңышны әлегә сабан бодае бирә, район буенча һәр гектардан уртача 40,2 центнер тәшкил итә. “Ленин”да ул 49,5 центнер/гектар ук булды.

Арпа да зур уңыш белән сөендерде, гектарыннан 37,7 центнер уңыш бирде. Арпа суктыруны барлык хуҗалыклар да тәмамлады. “Таң”да арпаның һәр гектарыннан 52,1 центнер уңыш җыеп алдылар. Шул ук югарыда телгә алган “Ленин”да – 47,2 центнер/гектар, “Күңгәр”дә 41,9 центнер/гектар арпа җыйдылар.

Солы район буенча 1070 гектар мәйданда игелде. Инде аны 2 хуҗалыкта гына суктырып бетерәсе бар. Солы суктыруны тулысынча тәмамлаган “Күңгәр”дә бер гектар мәйданнан 50,7 центнер уңыш җыеп алдылар.

Кыскасы, урып–җыю хәлиткеч фазага аяк басты. Озакламый район буенча уракны тулысынча тәмамларбыз дигән өмет бар. Һава торышлары гына бозыла күрмәсен.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International