Күңгәр урта мәктәбе базасында Халыкара гражданнарны саклау көне

2024 елның 1 марты, җомга

01.03.2024 көнне Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе базасында Халыкара гражданнарны саклау көне уңаеннан 108 нче янгын сүндерү булеге хезмәткәре Биккинин Динар Айдар улы  һәм гражданнарны саклау өлкәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Веселова Юлия Олег кызы катнашында практик юнәлештә ачык дәрес уздырылды. Ачык дәрес барышында табигый һәм техноген характердагы бәлә-казалар вакытында узеңне тоту, янгын куркынычсызлыгы, суда батучыга ярдәм итү кагыйдәләренә аеруча зур игътибар бирелде. Шулай ук укучылар коткару төеннәрен бәйләу буенча күнекмәләрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International