Чираттагы Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциясе узды

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

21 февральдә Әтнә районы Коморгуза урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында чираттагы Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциясе узды. 20 укучы һәм 5 укытучы үз эшләрен дүрт юнәлеш буенча тәкъдим итте. Укучыларның тикшеренү проектлары Ш.Мәрҗани, С. Шакир тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүгә, шулай ук татар теле һәм әдәбияты мәсьәләләренә багышланган иде. Педагоглар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Иң яхшы эшләр Әтнә район башкарма комитетының мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International