“Май канаты” ясау буенча осталык дәресе

2023 елның 3 ноябре, җомга

  Ташчишмә авылы китапханәчесе Габдрахманова Нәзирә Шамил кызы китапханәнең актив яшүсмер  кызлары һәм өлкән яшьтәге апалары белән “Май канаты” ясау буенча осталык дәресе үткәрде. Әлеге күренеш фото һәм видеоформатта Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең “Каз каурый һәм канатларыннан эшләнелгән халык кәсепләре эшләнмәләре” бәйгесенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International