Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү консультациясе

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбендә “Мәктәбемә илтер юллар буйлап сабый булып килә үтәсем” кичәсенә  моннан 65 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар  -  тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле татар хатын-кызларының язмышын яктыртып күпсанлы китаплар иҗат иткән галимә Биктимерова Тәэминә  Әхмәт кызы һәм Татарстан Республикасының атказанган энергетигы, Арча РЭСында 40 елдан артык хезмәт куйган  Вахитов Дамир Хафиз улы   килде.  Укучылар белән очрашуда алар үзләре укыган мәктәп, укытучылар, шул чор тормышы турында сөйләделәр. Чара бик күңелле үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International