"Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәге каршындагы мәйданда районның "Татарстан кроссы-2023" ярышы

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

16 сентябрь көнне сәгать 10:00 да "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәге каршындагы мәйданда районның "Татарстан кроссы-2023" ярышы узды.  Бәйгенең быелгысында мәктәп яшендәге балалар, студентлар һәм төрле яшьтәге өлкәннәр белэн 200 дэн артык  кеше актив катнашты. Араларында 70 яше узган ветераннарыбыз  да бар иде. Яшьләр эше һәм спорт комитеты белән районның спорт мәктәбе коймак ашап, чәй эчеп алу мөмкинлеген дә оештырганнар. Теләүчеләр ГТО нормативлары да тапшырды.

Ярыш нәтиҗәсендә урын алган катнашучыларыбыз исемлеге:

12 кадәр кызлар һәм малайлар арасында: 1. Газимова Руфина, Күлле Киме мәктәбе; Самигуллин Амир, Бәрәскә мәктәбе; 2. Абдуллина Ивилина, Күәм мәктәбе; Мухаметгалиев Булат, Түбән Көек мәктәбе; 3. Габдрахманова Лилия, Түбән Көек мәктәбе; Гатауллин Эмиль, Олы Әтнә мәктәбе.

15 яшькә кадәр кызлар: 1.  Гараева Альфия, Яңа Шашы мәктәбе; 2. Мухаметзянова Залия, Олы  Әтнә мәктәбе; 3. Сабирзянова Айсина, Яңа Шашы мәктәбе. 15 яшькәчә ир-малайлар бәйгесе: 1. Хадиев Альфред, Яңа Шашы мәктәбе; 2. Газизов Сайдаш,  Күәм мәктәбе; 3. Хусаенов Ислам, Күлле Киме мәктәбе.

18 яшькә кадәр яш­үс­мерләр: 1. Мухаметзянов Ислам, Олы Әтнә мәктәбе; 2. Мингазов Радик, техникум; 3. Мухаметгалиев Асхат, техникум. 18 яшькәчә кызлар: 1.Хакимуллина Раушания, Бәрәскә мәктәбе; 2. Хисамиева Рузина, техникум; 3. Мухаметзянова Райля, техникум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International