Татарстанда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе буенча кирәкле азык-төлек запасы тәэмин ителгәнТатарстанда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе буенча кирәкле азык-төлек запасы тәэмин ителгән

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб төзелде, аның составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, ФАСның Татарстан Республикасы Идарәсе кереде. «Безнең белгечләр көн саен кибетләрне йөреп чыгалар, алардагы азык-төлек продуктларының барлыгын контрольдә тоталар. Әгәр кайбер кибетләрдә киштәләр буш икән, бу продуктлар беткәнне аңлатмый, кешеләр, димәк, күбрәк йөри башлаган, иртәнгә алар яңадан тутырылган була», – дип, вәзгыятьне аңлатты Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Республиканың азык-төлек запасы үзәкләрендә продукция запасы җитәрлек, алар, сатып алучылар ихтыяҗыннан чыгып, даими тулыландырып торыла һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кушуы буенча кимендә 2 айга җитәрлек итеп запас ясала. Ритейлерлар билгеләп үткәнчә, кулланучылар ихтыяҗының мондый омтылышлары беренче мәртәбә генә түгел, кагыйдә буларак, бу күренеш 2 атнага сузыла, аннары мондый ихтыяҗ кимүгә таба бара.

«Хәзерге вакытта без республика халкын үзебезнең азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәбез. Азык-төлек продуктларын куллану нормалары күрсәтмәләреннән чыгып караганда, халыкның ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеше – 100%тан артык, шикә р һәм бәрәңге белән – 300% чамасы, ә үсемлек мае белән тәэмин ителеш нормадан 6 тапкыр артыграк», – диде министрның беренче урынбасары.

«Халыкның мондый ыгы-зыгыга бирелмәвен сорар идек без, бу бит әле продукцияне алып-сатар өчен, бәяләрне арттыру өчен дә юл куюны аңлата. Татарстанда оператив штаб составына Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе дә керде. Бу вәзгыятьттән файдаланып, спекуляция белән шөгыльләнүгә юл куелмаячак. Ритейлерлар белән шунысы да килешенде: продукциягә сәүдә өстәлмәләрен һәм бәяләрне моңа кадәр булган дәрәҗәдә калдырырга. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән дә шундый килешүләргә ирешелде», – дип өстәде Наил Залаков һәм, кешеләрне куркытып, шуннан табыш алырга тырышу намуссызлык булыр иде, дип тә өстәде. «Киресенчә, без бу хәлдә бер-беребезгә игътибарлырак һәм ярдәмчелрәк булырга тиеш», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International