Әтнә театры Финляндиягә китә

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
 
Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең чакыруын кабул итеп, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бүген ерак сәфәргә кузгала. Хельсинки шәһәрендә Әтнә театры 16 ноябрь көнне Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» драмасын (режиссеры Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин), 17 ноябрьдә халык җырлары-биюләреннән торган концерт күрсәтәчәк. Шулай ук сәфәр кысаларында милләттәшләребез белән очрашу-аралашу, шәһәр белән танышу да күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International