10 ноябрь көнне «Зилант» спорткомплексында 2007-2008 елгы егетләр арасында волейбол буенча Кукмара муниципаль районы беренчелеге булып узды.
Ярышларда 5 команда катнашты. Безнең команда 3 нче урынны яулап кайтты. Команданың тренеры Әхмәтов Илдар Наил улы. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм призлар белән бүләкләнделәр.