ӘТНӘ ТЕАТРЫ - БӘРӘЗӘ МӘКТӘБЕНДӘ

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе


Укучылар белән күңелле очрашулар дәвам итә! Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты, яшь режиссер Дамир Сидеев һәм театр хезмәткәре Гөлүсә Батталова Бәрәзә мәктәбендә булдылар. Балаларны кызыклы театр дөньясы, Әтнә театры тарихы, аның бүгенгесе белән таныштырдылар. Ә иң кызыгы - Дамир абыйлары укучыларга спектакльләргә костюмнар һәм реквизитлар әзерләү серләрен чиште. Костюмнарны киеп, реквизитларны хәтта тешләп караганнан соң балаларның күңелләрендә берсеннән-берсе кызыклы сораулар тууы табигый! Рәхәтләнеп аралашып, серләшеп кайтты Әтнә театры Бәрәзәдән. Очрашулар соңгысы булмаячак - укучылар театр куйган барлык спектакльләрне карап барырга вәгъдә иттеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International