«Лукойл» акционерлык җәмгыяте социаль һәм мәдәни проектларының X конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 24 сентябрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында «Лукойл» акционерлык җәмгыяте социаль һәм мәдәни проектларының X конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. «Изгелек «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Г.Ф. Садретдинова» җитәкчелегендәге «Туган шәһәр буйлап сәяхәт» проекты «Спорт» номинациясендә җиңүче булды. Проектның максаты булып социаль яктан куркыныч хәлдә булган балалар һәм яшүсмерләр арасында сукбайчылыкны кисәтү тора. Бүлекчә белгечләре балигъ булмаганнарның ялын туризм һәм спортка җәлеп итү аша оештырырга, туган якның истәлекле урыннарын өйрәнү юлы белән яшь буынга тәрбия-белем бирергә, мәдәни дәрәҗәләрен арттырырга планлаштыралар. Әлеге проектны тормышка ашыру иҗтимагый нормаларның начар гадәтләргә карата үзгәрешенә китерәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International