Тукай исемендэге Әтнә татар дәүләт драма театры Кырым республикасының Бакчасарай районында Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклен тәкүдим итәчәк. Бу хакта тетрның матбугат үзәге хәбәр итә.
Әлеге драманы Әтнә халык театры 2009 елда сәхнәлештергән иде. Спектаклҗ театрга “Идел-йорт” фестивалендә гран-при китерде. Дәүләт статусы алганнан соң, 2016 елда яңартылып, кабат торгызылды. Режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать әшлеклесе, театрның баш реңиссеры – Рамил Фазлыев.