Олы Мәңгәр авылында мини-футбол уеннары өчен универсаль спорт мәйданчыгы ачылу тантанасы

2019 елның 12 августы, дүшәмбе
 Татарстан
Республикасы Муниципаль берәмлекләре шәһәрләрендә һәм торак
пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы
кысаларында файдалануга тапшырылды. Әлеге масштаблы проект
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән
2013 елдан гамәлгә ашырыла.
Барлыгы 2013 елдан 2018 елга кадәр республикада Татарстан
Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегендә 887 спорт
мәйданчыгы төзелгән. 2019 елда программа ТАССР төзелүнең 100
еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла.
Аны ачу тантанасында Әтнә район башкарма комитеты җитәкчесе
Каюмов Айрат Фәнил улы, «Мәңгәр» АХК рәисе Мостафин Тәлгать
Габделхак улы катнашты. Олы Мәңгәр авыл җирлеге җитәкчесе
Тәхәбиев Фәнис Кыям улы катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International