2019 елның 11 августында бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2019 елда Корбан бәйрәме 11 августка туры килә.
"Олы Әтнә мәчетендә иртәнге намаз сәгать 3.00дә укыла. Ул Корбан Гаете белән дәвам итә. Мәчеткә килгәндә тәэбир әйтеп килергә тырышыгыз" - ди район имам-мөстәсибе Наил хәзрәт.
Әтнә районы һәм Татарстан мәчетләрендә бу көнне бәйрәм вәгазе иртәнге 4.00-дә башлана. Гает намазы 04:30 сәгатьтә. Башка авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.