Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм кызык итеп уздыруга районда зур игътибар бирелә.

18 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе
Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм кызык итеп уздыруга районда зур
игътибар бирелә. «Туган ягым» ял паркында балалар өчен төрле кызыклы чаралар уздыру
матур традициягә әйләнеп бара. 17 июль көнне балаларны районыбызның Мәктәптән тыш
эшләр үзәгенең остаханәләре үзенә кунакка дәште. Балалар балчыктан сувенирлар
эшләделәр, төсле кәгазьләрдән чәчәкләр ясадылар, җәй турында җырлар җырладылар,
төсле ленталардан күбәләкләр һәм чәчкә кадап куя торган заколкалар ясарга өйрәнделәр,
бисердан брелоклар үрделәр. Ингиз телен кабатлап үтәргә, флешмобта катнашырга да
вакыт таптылар. Остаханәләрнең эшчәнлеген Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең педагоглары
оештырды. Балалар бик теләп барлык мәйданчыкларны йөреп чыктылыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования