Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видео аша кабул итүе

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2019 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча чаралар планы нигезендә 2019 елның 31 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видеоэлемтә режимында шәхси кабул итүе планлаштырылган.

Кабул итүнең якынча вакыты-11.00 дән 14.00 гә кадәр.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видео аша кабул итүе Skype программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә җәмәгать ярдәмчеләре ярдәме белән үткәрелә.

Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, чараны оештыру һәм тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен сезгә ярдәм күрсәтүегезне һәм халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша булачак видео аша кабул итү турында хәбәр итүләрен сорыйм.

Гражданнарны (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылу (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International