Суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү

17 июль 2019 ел., чәршәмбе

Суд карарын үз вакытында үтәү аның тотрыклылыгын тәэмин итә, әлеге карар белән танылган субъектив хокукларны гамәлгә ашыруны гарантияли, шулай ук мондый карар белән расланган Юридик бурычларны үтәүне гарантияли. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре килү дәвам итә. Әлеге мәсьәләләрнең актуальлеген исәпкә алып, 2019 елның 24 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырылган. Кабул итүгә алдан язылу (843) 236-4180 телефоны буенча (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования