Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор  Ренат Тимерҗанов гражданнарны кабул итә

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

          2019 елның 24 июлендә Олы Әтнә авылында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.

         Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Татарстан Республикасы Әтнә районы Олы Әтнә авылы Совет урамы 38 нче йорт адресы буенча гамәлгә ашырылачак.

         Кабул итүгә язылу дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (843)221-80-36 телефоны буенча алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International