1 июнь көнне Туган ягым паркында балалар көне уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Балалар үзләрен төрледән төрле иҗади мәйданчыкларда сынадылар. Рәсемнәр ясадылар, сәхнәгә менеп җырлап, биеп, шигырьләр сөйләделәр, спорт уеннарында көч сынаштылар. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, бер бала да бүләксез калмады.