2019 елның 21-29 март көннәрендә Казан шәһәрендә 9 (2011-2014) кадәр малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча Россия Кубогы этабы – В. П. Яндемиров Мемориалы, 11 (2009-2010 елгы), 13 (2007-2008 елгы) яшь һәм 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында (2005-2006 елгы) үткәрелде. Ярышларда бөтен Россиядән 370дән артык яшь шахматчы катнашты.
Безнең яшь шахматчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Уен нәтиҗәләре буенча Мифтахова Азалия 3 нче урынны алды.
Шулай ук ярышларда лаеклы чыгыш ясаган яшь шахматчыларыбызны да билгеләп үтәсе килә: Сәгъдиев Раяз, Гарипова Инзилә.