“Минем шәҗәрәм” генеалогик тикшеренүләр конкурсы

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан ителде. Ул 2019 елның 20 мартында башлана.

 

Конкурсның максаты – нәсел-нәсәп өйрәнү традицияләрен саклап калуга һәм устерүгә ярдәм итү, буыннар дәвамылылыгын ныгыту, җәмәгатьчелектә тарих белән кызыксынуны үстерү, халыкны архив чыганаклары белән эшләүгә җәлеп итү. 2018 елда бу конкурс республика архивчылары тарафыннан уздырылган иде инде. Ул Татарстанда һәм читтә яшәүче ватандашларыбыз арасында зур кызыксыну уятты.

 

“Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы турындагы боерык һәм нигезләмә белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында, “Грантлар, архив конкурслары” бүлегендә яки  http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1792070.pdf сылтамасы буенча узып танышырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International