11-15 март көннәрендә Казан шәһәрендә “Ел укытучысы-2019” Бөтенроссия конкурсының региональ этабы узды. Региональ этапка зона турларын узган 40 укытучы сайланып алынды. Шулар арасында Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәгеКомыргуҗа урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Смага Динара Фердинанд кызы бар иде. 5 көн дәвамында барган барлык конкурсларда уңышлы чыгыш ясап, Динара Фердинанд кызы 2 нче урын яулады. Аны зур җиңүе белән тәбриклибез!