Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы каршындагы басуда узган “Татарстан чаңгы юллары – 2019” бәйгесенә быел өч йөздән артык кеше катнашты. Махсус теркәлеп ярышканнар да, үз җаена шуып йөрүчеләр. Бәйгегә катнашкан чаңгычылар яшьләренә карап, яшь төркемнәренә, мәсәлән, 14-18, 18-29, 30-39, 40-49, 50-59, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләргә бүленеп ярыштылар. 30 җитәкче үзләре аерым, физкультура укытучылары бәйгегә үзләре аерым төркем булып катнашты. Хатын-кызлар өчен дистанция - 1500 метр, ирләр өчен 3000 метр итеп билгеләнде.Ярышны яшьләр эше һәм спорт бүлеге, район спорт мәктәбе хезмәткәрләре оештырды. Җиңүчеләрне һәм призерларны яшьләр, хатын-кызлар, ирләр арасында аерым билгеләделәр. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләре тапшырылды.60 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә катнашучы Мәгъфия апа Хафизова белән Мансур абый Сафин аерым хөрмәткә лаек булды